Тэтимол 2015

ЫРЫСКАЛ, рыскал «бәхет, дөньялыктагы өлешең» > чув. ăрăскал, мар. рыскал < бор. кыпч., к. кр.-тат. ырыскал һ.б. < фар. рӯзг׳āр «вакыт, чор; гомер; язмыш»; бу сүз үзе генә дә күп төрки телләргә алынган һәм төрле мәгъ. кулланыла: үзб. рузгар «әйберләр, мал-туар. мөлкәт», төр. rüzgâr «җил», көрд. rizgari [рызгари] «язмыш; иркенлек; тынычлык», сүзнең тамыры фар. рӯз «көн; яктылык; ризык». К. Ураз, Ырыс. Федотов I: 87–88.

Дерив.: ырыскаллы, ырыскалсыз.



Предыдущая статья            Следующая статья