Тэтимол 2015

ЫРЫС, ырыз «счастье, доля» > чув. ăрăс, мар. рыз < гом. кыпч. ырыс каз. рыс, нуг. ырыз id. – бу сүзне себ. (Тумашева 1992: 254) ырысқ, рысқ, ырсых «язмыш; ризык», нуг. ырызкы, кырг. ырысқы «көндәлек ризык», төркм. ырызығ «яшәү хәле, яшәү рәвеше» сүзләреннән аерып булмый, шунлыктан Э.В. Севортянның (ЭСТЯ I: 666–667) ырыс сүзен ырык, ырым сүзләре белән баглавына без каршы. К. ш. ук кар. ырыз, төр. ırz «намус, вөҗдан; гыйффәт», үзб. ырс «бәхет, уңыш». Бу сүзләр гар. ризқ «ризык» < пәһл., бор. ир. rōčik «көнлек ризык» һәм шул ук тамырдан булган фар. руз «көн; бәхет» сүзләренең төрлечә рефлексларыннан гыйбарәт. Добр. сүзлеге ırz «намус, гыйффәт» сүзен гарәпчәдән ди. К. Räsänen 1969: 389. К. Ырыскал.

Дерив.: ырыслы, ырыссыз.



Предыдущая статья            Следующая статья