Тэтимол 2015

ЫРУ, ору «род, родня; широкий круг родственников» (к. Кузеев Р. Очерки исторической этнографии башкир. Уфа, 1957: 44), «фертильность» (ырудан калу «потерять способность рожать») > чув. ăру, ăрăв < гом. кыпч., к. башк. ырыу, нуг. ырув, кар. урув, к.-балк., ком., каз., як. ру ~ уру, кырг., эвенк. уруу, уйг., үзб., чыгт., госм., монг. һ.б. уруғ < бор. төрки (ДТС: 615) uruγ «ыру; орлык» > тув. уруғ «орлык», төр. uruk «ыру». Монг. һәм тунг.-маньч. сүзләре, әлбәттә, төрки телләрдән кергән. Сүзнең тамыры ур ~ үр «тудыру; токым» ~ бор. төрки (ДТС: 614) urï «ир бала». Монг. ураг «ыру» нигезе *ур- яисә *ура- дигән фигыль дә булганлыгын күрсәтә шикелле. Будагов I: 128 (тат. оруғ сүзе «волость» мәгънәсендә дә булган ди); Егоров 1964: 42, 49; Räsänen 1969: 516; ЭСТЯ I: 604–606; Федотов I: 88.

Дерив.: ырулы, ырусыз; ырудаш; диал. ырулаш-у. К. ш. ук Орга-у, Орлык, Өрет, Үрче-ү; Ыруг.



Предыдущая статья            Следующая статья