Тэтимол 2015

ЫРЖАЙ-У, себ. (Тумашева 1992: 254) ырцай-у «осклабиться, скалить зубы» < гом. кыпч., добр. ırcay-, як. ыржай-, ком., үзб. иржай-, уйг. ирҗай- ~ монг. иржай-, аржай-, бур. ирзай- > тув. ырзай- > хак. ырсай-, алт. ырсай-, ырчай- һ.б. ← төрки *ырыж-ай id. К. ш. ук эвенк. (ССТМЯ I: 327) ирǯарға «ырылдап теш күрсәтү (эт тур.)» – күрәсең, тәкълиди *ырыж сүзеннән (чаг. ырылда-у ). К. Ыржык.

Дерив.: ыржаеш-у, ыржайт-у (теш ыржайту диләр) ← кр.-тат. (Dobr. II: 119–120), кырг. һ.б. телләрдә *ырыж ~ ыржы тамырыннан ясалган сүзләр бездәгедән күбрәк; мәс., кырг. ыржақ «авызны киң ачып елмаю, көлеш», ыржаке ~ кр.-тат. ırcanke «ыржаючан, мәгънәсез яисә артыкча көлүчән», кырг. ыржаңда-, ыржаңда- «ямьсез кычкырып көлү» ~ кр.-тат ırcañ – ırcañ gülmek һ.б. Рус. ржать «(атлар тур.) яңгыратып аваз салу» сүзе дә төрки сүзгә баглы түгелме икән?



Предыдущая статья            Следующая статья