Тэтимол 2015

ЫРАЙ (Ыраена күрә чырае мәкалендә һ.б.) «настроение; мнение (о ком), отношение (к кому)» ~ кырг., каз. ырай, үзб. (ЎХШЛ: 224) рай, райа, ырайа, төр. ıra, ra, ray < фар. рай, рäй id. < гар. ра‘й «яхшы мөнәсәбәт, буйсынучанлык» (к. Özön: 702) ← р‘й «буйсыну; хөрмәтләү», шуннан ук к. Рәгыять, Ригая. Башк. (БТДҺ: 407) ырайа «теләр-теләмәс» < гар. ра‘йä «буйсыну хәле» (ягъни башк. сүзе «буйсынып кына» мәгъ.). ЭСТЯ I: 659 (Севортян бу сүзнең этимологиясен белмәгән).



Предыдущая статья            Следующая статья