Тэтимол 2015

ЫҢГЫРЧАК, диал. (себ., миш.) ыңгырцак «седёлка» > мар. (Исанбаев 1978: 39) ыңгырчак < гом. кыпч., алт. ыңғырчақ, ыңырчақ, тув. ыңғыржақ, куман., чыгт. йынғырчақ, башк. ыңғарсақ, һ.б. id. кырг., як. ыжғыр, ыжыыр, ығыр «ияр, зур (ишәккә, мөгезле эре терлеккә менгәндә кулланыла торган) ияр» сүзеннән кечерәйткеч нигез дип уйланыла. Ләкин ыңгырчак сүзенең кайбер вариантлары төрле юнәлештә аңлашыла, к. тат. диал. (ТТДС I: 156–157) иңылчақ, иңĕлчәк, чув. йĕнерчĕк ~ удм. эңэрчак (< төрки) «ыңгырчак» ← чув. йĕнер ~ удм. эңэр «ияр». К. ш. ук к.-балк. аңңырчақ ~ урта монг. (Поппе 1938: 408) yangirčaq ~ иске рус. арчак, аарчак (к. Фасмер I: 92, тат. теленнән диелә, ләкин хәз. тат. бу сүз теркәлми) «ыңгырчак; каңга, ияр тактасы», себ. рус (Аникин: 88) аңгарычак «йөкләү ияре». Төп вариант, безнеңчә, арт-, аарт- < *аңырт (чаг. арт-у II, як. ырт-, ыырт-, ыңырт-) «аркага төяү» сүзеннән ясалган исем булган, шуны халык этимологиясенчә төрле бүтән сүзләргә нисбәт итү нәтиҗәсендә сүзнең күп вариантлылыгы килеп чыккан. Ыңгыр > ыңгырчак сүзен ыңгыр ~ ыгыр (к. Ыңгыраш-у ) сүзенә нисбәтләү дә халык этимологиясенчә. Räsänen 1969: 116; Федотов I: 195; ЭСТЯ I: 658–659; Иванов 1993: 247–248.



Предыдущая статья            Следующая статья