Тэтимол 2015

ЫНДЫР, диал. (ТТДС I: 178) йындыр, себ. (Тумашева 1992: 254) ыртын, (Радлов I: 1470) ipтiн, «гумно; часть крестьянской усадьбы, где располагалось гумно, стога соломы, куча навоза и т.п.» – бу этногенез мәсьәләләре өчен әһәмиятле сүз (игенчелек термины) спорадик рәвештә төрле төрки телләрдә очрый: башк. (БТДҺ: 251) ŏндŏр, башк. ырдын, ырҙын, ком. инныр, к.-балк. андыр, ындыр, төр. диал. (татарчадан булса кирәк) ындыр, шор. ыртын, манси. (тат. сөйләшләреннән) artyn << бор. төрки (ДТС: 390) örtgün, örtkün «ындыр; ашлык суктыру» > хак., алт. (Вербицкий: 414) үртүн, үрдүн id. Бу сүз алт. үрдүн, öрдин, чулым. үртүң «сандал; балта түтәсе» сүзе белән бердәй булса, тамыры – (алт.) орт-, öрт-, үрт- «сугып тыгызлау». Шулай итеп, бор. төрки *ортуң, уртуң > тат. ŏртын- > ыртым, ырдын > ындыр (метатеза).

Бор. *ортуң ~ *öртүң сүзенең икенче бер филиациясе – чув. йăтам, итем [идэм] > мар. идĕм, йидĕм, удм. итым, мар. диал. (Kecskemeti, Paasonen сүзлегендә) idäm «ындыр; идән» (тәүдә дөмбәсләп тыгызландырылган җир идән – ындыр табагы да шулай эшләнгән) ~ тат. диал. идәм (к. Идән ). Бу филиация урдуң > ырдаң (икенче-өченче иҗекләрдә у ~ а төрки телләр тарихында типик күренеш) > ыйдаң һәм параллель үрдүң > эрдäң > *эйдәң күчешләрен чагылдыра, к. морд. утон «ындыр» (бор. төрки телләрдән үк килә), нуг. («Шора батыр» дастанында) ыдан «әвен; баз, зиндан», алт. эдирен ~ эриден «ындыр».

Ындыр һәм идән сүзләренең этимологик бердәйлегенә М. Рясянен игътибар иткән, тик ул тат. сүзен чув. теленнән дип күрсәтә. Әмма себ. (ЗДС: 220) итан, итән «идән» варианты чув. теленнән килә алмый. Димәк, идән бор. тат. теленнән үк килә. Һәм бор. татарлар (дип әйтергә мөмкин) Идел-Урал регионында болгарлар килгәнче үк яшәгәннәр (к. ш. ук Басу ). Räsänen 1969: 167; ЭСТЯ I: 656–657 (Э.В. Севортян материал китерү белән чикләнә); Федотов I: 201 (ш. ук бик аз).

Дерив.: ындырлы, ындырсыз; ындырчы (кеше ындырыннан көлтә урлаучы, к. такмаза: Ындырчы, ындырчы, кулын сугып сындырчы).



Предыдущая статья            Следующая статья