Тэтимол 2015

ЫМСЫН-У «непроизвольно выражать мимикой потаённое желание; очень хотеть и остаться ни с чем» ← ымсы-у (бу сүз сирәк очрый) ~ башк. ымһын- id., чув. ăмсан- «көнләшү», як. ымсыы- «комсызлану». Сүзнең тамыры ым (к.) булса кирәк.

Төрки телләрдә шуңа бик охшаш икенче сүз бар: тат. омсын-у ~ өмсен-ү, башк. омһон-, каз. ŏмсын-, кар., каз., чыгт. умсун-, алт., тув. умзан-, төр. диал. умсан- (> башк. диал. – к. БТДҺ: 405–406 – омтан-, ымтын-, ымшан-) һ.б. «ымсыну, ымсынып калу»; бу сүз төр., бор. төрки (ДТС: 611) um- «өметләнү» сүзенә тоташа, к. ЭСТЯ I: 595–596. Шулай итеп, ымсын-у һәм омсын-у тамырдан ике сүз. Федотов I: 83 (ымсын- һәм омсын- сүзләрен аермый).

Дерив.: ымсыныш-у, ымсындыр-у ; диал. ымсык «ымсынучан» ~ як. ымсыы «комсыз».



Предыдущая статья            Следующая статья