ЫЛЫС «хвоя, хвоинка» ~ башк. ылыç id., башк. диал. (БТДҺ: 405) лыс «мүк», мар. лүс, лус «ылыс», чув. (Ашмарин VIII: 124–126) лăс «ылыслы агач ботагы; ылыс». Анлаут ы- – протеза (чөнки сүз башында л- килү төрки телләргә хас түгел). КЭСК: 164; Федотов I: 336. Дерив.: ылыслы (агач төре), ылыссыз. |