Тэтимол 2015

ЫЛАНШАК (ЗДС: 797) «детвора, детишки» < иске тат. уғлан-ушак ~ төр. oğlan-uşak «угланнар һәм ушаклар (ваклар)», парлы сүз. Моннан тыш, иске тат. уғланчақ < гом. төрки оғланчақ «кечкенә угыл» сүзе дә бар, шуннан, безнеңчә, рус. лончак «бераз үскән (бер яшьлек) колын» сүзе килеп чыккан. Будагов I: 141. К. Олан, Углан, Угыл, Ул, Ушак II.



Предыдущая статья            Следующая статья