Тэтимол 2015

ЫКЧАМ, диал. ыкцам «аккуратный, собранный; подтянутый» ~ башк. ықсам, ықсым, кырг. ықчам, нуг., каз. ықшам, төркм. ықҗам, үзб. ихчам, уйг. ихчәм «ыкчам; уңайлы», кырг. ш. ук «җитез, өлгер» < гар. ихҗāм «пөхтәлек, җыйнаклык» ← хҗм «эчкә алу; төренү, яшерү» тамырыннан, Шуннан ук иске тат. хәҗем «сыешлык, савыт, капчык күләме», хәҗем итү «эченә (эчеңә) сыйдыру». Кырг. телендә ық – «әзер, тайяр; елгыр», ықчый- «әзер тору».



Предыдущая статья            Следующая статья