Тэтимол 2015

ЫЗ-У (Вәлиди I: 149; ДС II: 53), диал. өз-ү «проводить борозду; пахать» ~ каз. ыз- id., ш. ук «ике-өч җөй тегеп, чүпрәк бау ясау» бор. сүз, чаг. Изү, Ызма. Чаг. ш. ук бор. чыгт. (Боровков 1963: 123) iδлä- «өстәмә (аралык) буразна сызу, аралау», димәк иδ ~ ыδ исем сүз дә булган? Гомумән, бигүк ачык түгел.

Из//ыз тамырын тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 323–324, 328) иру, ирун «түтәл, буразна» һәм, арытабан, ир- «сөйрәү, сөйрәтү» тамыры белән чагыштырырга мөмкин (к. Ызан ). ЗДСта (: 677) уз-у, уза-у вариантлары китерелә, ләкин алар шикле.



Предыдущая статья            Следующая статья