Тэтимол 2015

ЫЗНАЙ (ЗДС: 796; Зимасов: 121), iznaj (Balint: 21) «всегда» ~ мар. удм. ызнай, чув. (Сергеев 1968: 13) ăснай id., ш. ук «һаман саен» гадәттә рус. «знай (себе)» дип аңлатыла. Хәтта әкият герое Ызнай батыр исемен Знай батыр дип язгалыйлар. Ләкин Төньяк Кавказ, Дагстан халыкларында аналогик герой исемен Эзнай (батыр) дип язалар һәм рус сүзеннән дип аңлатмыйлар. Безнеңчә, ызнай сүзе төр. ez navi < фарсы äз ноwи «яңадан; торып-торып» сүзеннән булуы бик ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья