Тэтимол 2015

ЫЗГЫ-У «сильно беспокоиться; беситься, нервничать до обессиливания» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 403) ызғы- id., нуг., к.-калп., кырг. ызгы- «мыжгу, мыж килү», каз. ызғы-, үзб. изғи- «өерелү; әйләнү (көтү тур.)» һ.б. ← ыз, ыж тәкълиди сүз, шуннан ук к. Ызгыр, Ызгыш.

Ызғы-у фигыленең үзеннән аның дериватлары – ызгыт-у (Вәлиди I: 148; ТТДС I: 525; БТДҺ: 403) һәм (башк.) ызғыр-у киңрәк кулланыла. Ызгы - нигезе бор. заманда ук фин-угор телләренә кергән, к. мар. ызгэ-, коми. ызгы- «нык тынычсызлану; шаулау», венг. izgat- «ызгыштыру». Диал. (ЗДС: 506) осқот-у, ысқыт-у, ысқырт-у «азындыру» – бүтән сүздер.



Предыдущая статья            Следующая статья