Тэтимол 2015

ЫЗБЫРУЙ (гадәттә збруй дип кыскартып языла) «сбруя» < рус. сбруя, збруй id. Рус сүзенең чыгышы-ясалышы ачык түгел, ихтимал, пол. zbroja «корал-ярак, шайман» сүзеннәндер, ди М. Фасмер (I: 518). Чаг. башк. (БТДҺ: 403) ызбруй, ызбурый «киндер сугу кирәк-ярагы, киндер урдыны» << фар. диал. äзбäрāйū «башлангыч кирәк-ярак» > төркм. эзбер «җигемлек». Шулай итеп, ызбыруй  – төрки телләр аша кергән фар. сүзе булырга мөмкин.

Рус телендә ат җигүгә баглы күп кенә сүзләрнең төрки телләрдән алынганлыгы – мәс., дуга, лошадь, телега, чекушка һ.б. – билгеле һәм шул факт яктылыгында сбруя сүзенең дә ниндидер төрки телдән килүе гаҗәп булмас.



Предыдущая статья            Следующая статья