Тэтимол 2015

ЫЗАН (Троянский I: 31) «межа; межрядье, поле между двумя межами» ~ башк. (БҺҺ II: 308) ыҙан, нуг., кр.-тат., төркм. диал. (ТДГДС: 206) ызан «басу», каз. (ҚТДС: 412) ыза «сазламык җирдә ике дренаж канал арасы», тат. диал. (Сембер, к. Радлов I: 560) азан «межа» (бәлки язылышы дөрес түгелдер). Бу сүзне Г. Рамстедт (1949: 71) чув. йăран ~ кор. iraŋ «ызан, басу чите, җир үлчәме» белән чагыштыра, Н.Н. Поппе дә шуны кабатлый; М.Р. Федотов өстәвенә маньч., нан. ирун, йурун «түтәл, ызан» сүзен дә китерә (Федотов II: 185). Бу фаразларны юкка чыгармастан, шуны әйтергә кирәк; ызан сүзе Ыз-у (к.) сүзеннән дә килеп чыга ала. Ахметьянов 1989: 64–65.

Дерив.: ызанлы, ызансыз (XX г. 30 нчы елларында ызансыз кырлар тур. күп җырлана иде).



Предыдущая статья            Следующая статья