Тэтимол 2015

ЫЕК[ ы̌й ы̌қ] «старая, измождённая лошадь», себ. (Тумашева 1992: 225) уйуқ, ыйук «жертвенная лошадь – лошадь (определённой масти), которую отпускают на волю в жертву божествам» < гом. кыпч. ыйық, башк. ыйық, ийек id., к. хәз. Төньяк Башкортстанда (Р. Нуретдинов мәгълүматлары) ыйык җирләр «махсус рәвештә сөрелми-чабылмый торган мәйданнар» ~ кырг. ыйық «изге», к.-балк. ыйық көн (гомумән «атна» мәгъ. дә бар), алт. ийик, ыйық «ыек»; ыйык ту «изге тау» (андый таулар тур махсус к. Алтай кеп-куучындар: 367), хак. изик, ызык, сары уйг. йузуқ, йүзүк «тәңрегә багышланган, изге» < бор. төрки (ДТС: 217–218) ïduq, ïδuq «изге корбанлык» ~ тув., уйг. ыдық, ыдуқ, як. итик, ытық «ыек; корбан, корбанлык», бор. төрки ыдуқ «тәңреләр җибәргән» (ыдуқ қут «тәңре җибәргән кот» – уйгурларда монарх титулы) һ.б. бор. төрки ыд-, ыҙ- «тарату; җибәрү; азат итү» сүзеннән, к. Rachmati-Arat R. Der Herrscher Titel Iduq-qut // UAJ. T. 35; ЭСТЯ I: 649–650 (тат. диал., башк. ыйық искә алынмый).

Күрәсең, ый-//ыҙ-//ыд- тамырының ыр- варианты да булган, к. чув. йĕрĕх «корбан сораучы рух; нәсел-ыру химаячесе; кот» < *йырық ~ *ырық (чаг. тат. ырық: ырыкныкы ырыкка, шырыкныкы шырыкка (китә) мәкалендә «әрәмгә киткән мөлкәт»). Мөселманлык көчәйгәч, ыйық төшенчәсе һәм шуның белән баглы йолалар онытылган, ләкин аларның эзләре сакланган, к. Башкортстанда берничә Ийек елгасы; куман. йых öв ~ кар. йэг үв «изге өй, чиркәү, синагога, мәчет». Ыек елга-тауларда балык тотмаганнар, ау ауламаганнар, тик корбан бәйрәмнәрен генә уздырганнар һ.б. (к. Мурзаев 1977: 49–50); Якутиядәге берничә Ытык күöл ~ Кыргызстандагы Ысык (< Ызык) кöл (русча Иссык-Куль) шундыйлардан. Татар-башкортлардагы зиратларда печән чабарга, агач кисәргә һ.б. ярамау йоласы да элекке «ыек җирләр» калдыру гадәтенең чагылышлары булса кирәк. Räsänen 1969: 164; ЭСТЯ I: 649; Гумилев 1993: 374; Федотов I: 199–200; Инан: 119–123. Ыек ат төсмере һәр кабиләдә үзенчә булган, к. Бутанаев 1990: 136. Ыек ат җибәрү бор. һинд кабиләләрендә дә, шулай ук гарәпләрдә дә булган, к. Бируни 1995: 147. Коръәндә Салих пәйгамбәрнең сәмуд кавеменә ыек дөя бүләк итүе һәм сәмудиләрнең ул дөяне үтерүе, шуның өчен бу кавемнең һәлак ителүе хакында әйтелә (гар. ыек диелми, әлбәттә). Малов: 139 (сары уйг. jўзук ат тур.); МНМ I: 598–599.



Предыдущая статья            Следующая статья