Тэтимол 2015

ЫГЫШ-У (ТТДС II: 382), ығыш-ыу, ығын-ыу (БТДҺ: 402) «настаивать, упорствовать; медлить; копошиться» – күренүенчә, бу фигыльләрнең төп нигезе ық-у [ыгыу] – ихтимал, ык (к. Ык-у ) «агым яисә җил уңаена китү», ш. ук «агымга, җилгә каршы тору» (бер сүзнең поляр капма-каршы мәгънәләре булу төрки телләрдә очрый). Шул ук вакытта монда ике тамыр фигыль дә булырга мөмкин. Һәрхәлдә башк. ығырла-у, ығышла-у «әкренләү, җайлау» ык- «пассив кылану» мәгънәсендә күрсәтәләр.

Әйтергә кирәк, китерелгән тат. ыгыш, ыгыш-у сүзләрендә башк. теленнән алынма күрергә мөмкин, чөнки алар Көнч. Башкортстанда, «чи башкортлар» яшәгән төбәкләрдә теркәлгәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья