ШЫТ-У, диал. (ДС II: 219, 224, 232) чыт-у, шырт-у «прорастать; всходить (о хлебах)» ~ башк. (БТДҺ: 400) шырт- «борынлау» > мар., удм. диал. шыт-, мар. Т. (Саваткова: 219) шĕт- id. Идел-Урал дистинктив сүзе, болг. теленнән булса кирәк, к. чув. шăт- «тишелү» (тишелү сүзенең «шыту» мәгъ. тат. телендә дә киң билгеле). Дерив.: шыттыр-у (бу сүзнең «юкны сөйләү, ялганлау» мәгъ. дә бар); шытым ; мар. телендәге шытык, шĕтĕк «шытым» сүзе дә иске тат. теленнән шикелле, к. ш. ук чув. шăтăк «тишек» ~ тат. диал. (ТТДС I: 520) шытық «әкәләдән шытып чыккан имәнчекләр». Гомумән, шыт-у сүзенең әзәл мәгънәсе «тишелү, тишү» икәнлеге бәхәссез дияргә була һәм В.Г. Егоровның (1964: 336) шыт-у ны аз. һ.б. чатла-у (к. Чикләвек ) «ярылып чыгу, чытлау» сүзе белән чагыштыруы юкка түгел. К. Черт, Шырт II. |