Тэтимол 2015

ШЫРПЫ «спичка, спички», диал. (ДС III: 187) чырпы, (ДС I: 231–232) шырбы, шырпық «заноза; деревянный гвоздик; спичка, спички» > чув. шăрпăк, удм. шырпы, мар. (Саваткова: 218 һ.б.) шĕрпĕ, шырпĕ id. ~ себ. (Тумашева 1992: 244–245) цырбы, башк. (БТДҺ: 206) сырпы «вак чыбык-чабык, чәнечкеле чыбыклар», (ЗДС: 720) «колга, чош, жирда» < куман. (Радлов IV: 206) цырпы, к.-балк. цырпы, чырпы id., кар. чырпы, төр. çırpı «вак куаклык; арча, чыршы; чүп-чар; сызгыч, кисү сызыгы», чыгт., көрд. чирби, чирпи «коры ботакчык, тикән» ~ кырг. чырпық id. Нуг., каз., к.-калп. шырпы «шырпы, чыбыкча» татарчадан булса кирәк (үзләренчә *сырпы булыр иде).

Шырпы < чырпы < чырпық, безнеңчә, чырпы-, чарпы- «вак өлтеләргә бүлгәләнү, чәрдәкләнү» фигыленнән, фигыль исә чарп тәкълиди сүзеннән килә. Чаг. диал. чырпы-чарпы «төрле шырпылар». К. Чарпы-у. Räsänen 1969: 119; Федотов II: 449.

Дерив.: шырпылы («чәнечкеле, кылчыклы» мәгъ. бар), шырпысыз; шырпыла-у (иеләгәндә тирене төрле почмакларына чөйчек, шырпы кагып, тарттырып кую).



Предыдущая статья            Следующая статья