Тэтимол 2015

ШЫРДАН (ТТДС I: 519; Хайрутдинова 1993: 107) «вид колбасы; ливерная колбаса» ~ чув. шăртан, мар. шырдан, шыртан id. < гом. кыпч., к. кар. шырдан, ширдан, шердян «ашказаны; эчәк», ком. ширдан, үзб. ширдон «карта», төр. (Радлов IV: 1) шiрдäн «сарык тәкәсенең эч мае», şirden «кече ашказаны; кырыккарта» ~ аз. (АДДЛ: 449) чортан, көрд. çortan, фар. чортан, чордан «шырдан» – төр. теленнән, төр. сүзе үзе фар. ширдан, ширдаң «сөт савыты» (шūр «сөт», дāн «савыт, сыешлык») сүзеннән үзгәреп килеп чыккан: махсус эшкәртелгән бавырдан сөт савыты ясаганнар.

Кр.-тат. (Dobr. III: 243) şırdan «күшәүче хайваннар ашказанының дүртенче бүлеге» дип аңлатыла.



Предыдущая статья            Следующая статья