Тэтимол 2015

ШЫЛБЫР «сильно размякший» ~ кр.-тат. чылпыр, шылпыр «пычранып җебегән, нык йомшарган һәм юеш», нуг. шылбыр су «шабыр су», шылбырак «былчырак», шылбырама «пычранып җебегән хәлдә(ге)» ~ каз. сылбыр «җебегән», сылбыра-у «шәлперәү, җебеп төшү (кеше тур.)» һ.б. 2007 елгы татарча-русча сүзлектә нәкъ шул каз. варианты (искәрмәсез-нисез) китерелгән; сылбыра-у «размякнуть, расписать; робеть». Тәкълиди шылбыра- id. кырг., кр.-тат. һ.б. телләрдә дә булгач, төп яңгыраш шылбыр дип алырга кирәктер. Бу тәкълиди сүзнең закончалыклы нигезе *шылп, к. себ. тат. (ЗДС: 792) шылбық «шапшак», иске «казанча» (Будагов I: 671) шылбық «юньсез яшь егет» (повеса диелгән), кырг. шылпылда- «былчырактан бару» һ.б. Шылбыр яңгырашыннан шыбыр (шыбыр су, шыбыр-шыбыр ) килеп чыккан бугай, к. Шабыр (тик шалбыр яңгырашын без бүтән төрки телләрдән тапмадык).



Предыдущая статья            Следующая статья