Тэтимол 2015

ШЫЙЛЫК, шейлек, шŏльŏк (к. Матвеев 1910: 24; Баязитова 1997: 166–167) «жертва и жертвенник в честь полевого духа, полевое моление; торжественное сборище на поле, в лесу (у крещёных татар)» ~ чув. (Сергеев 1971: 156–167) шыльăк, шилек, шилик, шилкĕ, ширлĕк, шырлăк «туй йолаларының берсе – ихатада, урамда уздырыла торган күп кешелек табын һәм шуның өчен махсус эшләнгән корылма – амфитеатр», мар. (Упымарий: 261; Саваткова: 278; Календарные праздники и обряды марийцев. Йошкар-Ола, 2003: 86–150) шелык, шилык «сөрән – шүрем бәйрәме һәм туй мәрасимнәре өчен махсус корылма; җиһаз корбанлыклар, потлар – иконалар кую өчен махсус өстәл». Идел-Урал регионында таралган бу дистинктив сүз, безнеңчә, бор. татар мәҗүсилегеннән калган. Элек ислам дине әһелләре шыйлык бәйрәменә каршы көрәш алып барганнар, к. Г. Утыз-Имәни, «шулук дигән бидгать» дип, җәмәгать тәртибендә мәчет алдында утырып ашауны искә ала. Шунлыктан бу сүз керәшеннәрдә генә сакланып калган. Шыйлык корып, кырда-яланда дөньяви мәҗлес ясауга Утыз-Имәнидән алты гасыр элек яшәгән Ә. Ясәви дә каршы булган, к. 124 хикмәттә:

Даме тәзвир куеп, халкны юлдан ордың,

Шәйлық кылып, рийа берлә дүкән кордың,

Гыйшрәт кылып, шәйтан берлә дәүран сөрдең,

Дидарына сәне нә дип рәва итсен.

Шыйлык сүзе мәгънәсе белән чыгт. шолен ~ каз. шуйлан «хөкемдарларның һәм гамәлдарларның (гадәттә җомга көннәрендә) кара халыкка ачык һавада оештырган сый мәҗлесе» (к. Будагов I: 676), төр. şölen, бор. угыз., фар. (Гордлевский I: 215), гар. šilan «җиңү хөрмәтенә кабилә башлыклары оештырган тантаналы мәҗлес» (күп чыганакларда искә алына) сүзенә тәңгәл килә, ләкин морфологиясе буенча аермалылык шилан ~ шуйлан сүзен шыйлык ~ *шуйлык белән тулысынча бер сүз дип карарга мөмкинлеге бирми. Özön: 789.

Шыйлык ~ шырлык сүзенә башк. ширҙек (ширлек) «туй табыны (һәм шуның өчен махсус келәм)» ~ монг. (к. А. Позднеев 1896: 14) ширдыкъ «начальниклар өчен сәке», хәз. монг. ширдэг (> тув. ширтек) «туй мәҗлесе өчен киез» сүзе дә бик охшаш.

Шыйлык сүзен сыйлык сүзеннән «үзгәргән» дип (Ф. Баязитова) яисә рус. сенник сүзенең чагылышы дип (к. Räsänen 1969: 445) аңлатулар бу сүзнең фонетик вариантларын да (бигрәк тә чув. ширлĕк ~ шырлăкны), мәгъ. үзенчәлекләрен дә (бигрәк тә аның мәҗүси-дини төсмерен) исәпкә алмыйлар. Шулай итеп шыйлык сүзе табышмаклы булып кала. Ихтимал, ул контаминация нәтиҗәседер. Денисов 1969: 145–150; Ахметьянов 1981: 100; Федотов II: 466.



Предыдущая статья            Следующая статья