Тэтимол 2015

ШЫЙГАН, (ТТДС II: 518, шул ук сөйләштән БТДҺ: 397) шыған «высокое безветвистое дерево; высокая безветвистая часть ствола дерева (растущего в густом лесу») ~ башк. шыйҙа, шыйҙан, шыйҙақ, шыйлан, шыйтық, ш. ук башк. (БТДҺ: 396–397) шыбағай «маш, чишта (сабантуйда менә торган багана)», шыбай, шыбан «шыйган», чаг. ш. ук (ТТДС I: 376–377; ТТДС II: 518) шоған, шыгай, шыған «гөлҗимеш». К. ш. ук (без теркәдек. – Р.Ә.) шығай «нәзек-озын һәм арык (кеше)».

Бу сүзләрнең уртак тамыр өлеше *шый (< шŏй?) «бүрәнә, кәртәлек» булса кирәк; «гөлҗимеш» мәгъ. «киртә» мәгънәсеннән «үсеп чыккан» (чөнки гөлҗимеш «тере койма» итеп файдаланылган). Монголчадан булса кирәк, к. монг. шугуй < бор. монг. siγui «куе ылыслы урман, куе таллык» (шуғуй > шŏгый > *шый була ала). Шихан (к.) белән чагыштыру дөрес түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья