Тэтимол 2015

ШҮРЛӘ-Ү, диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) шүберлә-ү, чүпрәлә-ү «пугаться, трусить, побаиваться» ~ башк. шөрлә-, (БТДҺ: 395) шөртлә-, шөрә-, шөр йөбәр- ~ (Н. Исәнбәт, Мырауҗан батыр) шүр җибәрү id. ← шүр, шүүр < шүбер «кайбер хайваннар (мәс., сасы көзән) саклану максатларында чыгара торган бүленте – сасы исле матдә» сүзеннән, шүбер, чүпрә варианты Чүпрә (к.) сүзен хәтерләтә, бәлки шуның күч. мәгънәседер. Чаг. Шөр.



Предыдущая статья            Следующая статья