Тэтимол 2015

ШҮРӘЛЕ «леший» (впервые зафиксировано венгерским учёным Г. Балинтом) > чув. шуреллĕ, шурел, мар., удм., кырг. шурали id. ~ каз. (Валиханов 1984: 210–215) сорель (русча язалышы, каз. сöрәл булса кирәк) «дала шүрәлесе» – тат. фольклорына аеруча хас рух. Бу сүз тур. күп кенә төрле фаразлар әйтелгән (шул хисаптан рус демонологиясендәге щур, чур, чурилья дигән рух белән баглау еш очрый).

Безнеңчә, шүрәле < чүрәле аяк «тискәрегә (артка) караган аяклы» тәгъбиреннән (фонетик җәһәттән дә үзгәргән) эллипсис. Хикмәт шунда, шүрәле шикелле кешегә охшаш, ләкин акылга сайрак җан иясе – аягы артка карау белән билгеле. Мар. һәм башк. сөйләшләрендәге шурали ~ шүрәле атка артка карап менеп утыра, чөнки аның аяк табаны артка караган; башкортларда җен-шайтаннарны тирес (тискәре) аяқ дип тә атыйлар (к. БҺҺ II: 249 һ.б.); фар.-таҗ., аз., төр. гули йабани > гүлибани «чүл шүрәлесе» безнең шүрәлегә бик охшаш: ул төнлә кеше атына атланып йөри, кеше күрсә, көрәшергә яисә кытыклашырга тәкъдим итә һәм аның да аягы артка карый; осетин мифологиясендәге җен-шайтаннырның, урман-тау рухларының үкчәсе кирегә караган (к. МНМ I: 342, II: 266); ханты-манси әкиятләрендәге менкв, менк-ики дигән җеннең авызы һәм аяклары артка каерылган (гомумән бу җенне бер егет нәкъ Г. Тукай «Шүрәле»сендәге шикелле алдый: бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырта һәм исемен молтэли «үткән яз» дип ялганлап китә һ.б., к. Мифы, предания и сказки хантов и манси, М., 1980: 432, 552). Аягы кирегә карау алтайлардагы албыс, якутлардагы абаасы дигән явыз рухлар өчен дә характерлы. Мәшһүр «кар кешесе (йэти)» тур. һәр җирдә диярлек «аның аяк табаны кирегә карый» дип сөйлиләр икән (к. Хиллари Э., Дойч Д. На холодных вершинах. М., 1983: 49–69) һ.б. Аягы артка караган пәри тур. Һиндстанда да сөйлиләр. Шундый пәри кызларының берсе, танылган инглиз язучысы Р. Киплинг «Ким» романында китергән мәгълүматларга караганда, чурайль – «бала тапканда үлгән хатын рухы». Аның да аяклары артка караган һәм ул да кешеләрне азаплаган. Ихтимал, бу бөтен Азиядә таралган бер мифологема атамасыдыр.

Чувашча шүреке (шүрэкэ) «вак җеннәрнең бер төре» сүзе шүрәле сүзенең нигезе шүрә < чүрә икәнлеген дәлилли кебек. Гомумән, ч > ш күчеше нуг., каз., к.-калп. телләренә хас: аларда шöрэ «чүрә, тискәре як», к. Чүрә. К. Әхмәтҗан Р. Тукай әкиятләрендә күчмә сюжетлар // КУ. № 8, 1995: 182–186; Тимергалин 562–567.



Предыдущая статья            Следующая статья