Тэтимол 2015

ШҮЛГӘН, шүлегән (башкорт хикәяте буенча В. Даль язылышында шулюган) «подводный дух; царь подводного мира» << кыт. шуй-люң-хуан «су ләүләре (аждаһалары) императоры», к. Шәүлегән . К. ш. ук як. сүлүгүн, рус. диал. (> коми.) шиликун, шуликон һ.б. «су асты рухы (рухлары) – алар яңа ел төнендә бәкедән чыгалар, ди». К. Ахметьянов 1981: 58–59; Аникин: 700–701 (безнең этимологияне кире какмакчы булып, бүтән, шактый шикле фаразлар китерә). Алт. диал. (Баскаков 1965: 60) шүлүгүн йайзан – әкияттә тиле түрә.

Шүлгән ~ шүлегән сүзе башк. мифологиясендә һәм эпосында еш очрый, топонимиядә дә кулланышлы. Мәшһүр «Урал батыр» эпосында ул – Уралның энесе. Урал-тау рухы азакта үлә, ә Шүлгән суга чумып исән кала. Һәм хәзер Шүлгән таш мәгарәсендә (Көньяк Уралда) яши, ди.



Предыдущая статья            Следующая статья