Тэтимол 2015

ШҮКЛӘ (Будагов I: 675, шуннан – Тумашева 1992: 251; бу сүз асылда гарәпчә хәрәкәсез язылыштан алынган һәм дөресе шәүкәлә булырга тиеш) «мачта, баган» ~ башк. (БТДҺ: 401) шәүкәләй «бәйләмле баш киеме, хатын-кыз башлыгы», кырг. шöкүлö, каз., к.-калп. сәүкеле «яшь киленнәрнең бик биек кәпәче» (ул елтыркалар, җилфердәкләр белән бизәлгән булган, к. Будагов I: 648). «Мачта» мәгъ. күчерелемә булса кирәк. Чыгышы-ясалышы бигүк ачык түгел. Ихтимал, фар.-таҗ. шāһкäллä «шаһ баш киеме, патшабикә бүреге», ш. ук «күп әләмле мачта» сүзеннәндер; чаг. Кәләпүш.



Предыдущая статья            Следующая статья