ШУҢА, шуңарга «поэтому, оттого» ~ башк. шуға id. – асылда шуңа күрә тәгъбиреннән эллипсис; бу тәгъбирдәге күрә «өчен; тиң» мәгънәсендә аерым хәлдә дә кулланыла. Шуңа сүзе һәм бүтән шун- нигезеннән ясалган сүз-формалар уйг. телендә дә аеруча актив. Шуңа < шу-н-ға булса кирәк, чаг. шу-н-да, шу-н-дый (шу-н-дай), шу-н-нан (шу-н-дан), шу-н-ча, ягъни монда -н- интертезик табигатькә ия. Шуның белән бергә, шуңа < шун-га < шул-га дип аңлату да гайре табигый түгел. К. Шул. |