Тэтимол 2015

ШУЛПА, диал. (ЛС: 229 һ.б. чыганакларда) шурпа, шурба «суп; бульон» > мар. (Исанбаев 1978: 36) шорва «ширә» < гом. кыпч., уйг., чыгт., госм. һ.б. чорба, башк. (БҺҺ II: 304) шулпа, шурпа, һурпа id. < фар. шōрбā «тозлык»; чув. шöрпе, шүрпе «өйрә» < тат. булса кирәк. Шорба сүзен гарәпчәдән (шрб «эчемлек эчү») дигән караш та бар, һәрхәлдә төрки телләрдә киң таралган ч- варианты гар. сөйләшләрендә дә килеп чыга ала. Räsänen 1969: 111; Федотов II: 465; Хайрутдинова 1993: 70–71. Рус. шорпа, шарпа, щерба «уха, шулпа» тур. Аникин: 692.

Дерив.: шулпалы, шулпасыз; шулпалык.



Предыдущая статья            Следующая статья