Тэтимол 2015

ШУЛ, диал. (ТТДС I: 517; БТДҺ: 395) шу, (ТТДС I: 511; Тумашева 1992: 249; БТДҺ: 390) шал «тот, то; то-то; вот так, так-то» > мар., удм. шол < гом. кыпч. шол (> нуг., каз., к.-калп. сол, як. соол) < бор. төрки (ДТС: 373, 524) šul < ošul, ušul < ušu ol. К. ш. ук башк., тат. диал. (ТТДС I: 330) ŏшŏ < чыгт., кырг. ошу, ошо, бор. төрки (ДТС: 373) oš, ošu «менә бу, менә шул».

Шал варианты миш. һәм себ. сөйләшләрендә таралган һәм бор. уш ан (к. иске тат., угыз һ.б. ушандақ «шундый, шулай итеп, шулай ук») сүзеннән килеп чыккан булса кирәк. Шулай ук бор. (к.-балк.) ошул > ушал (сингармоник чылбыр үзгәреше) буенча да килеп чыга ала.

Шул сүзе дә кыек килешләрдә шун супплетив нигезендә төрләнә: шуның < шунның, шуны < шунны, шуңар ~ шуңа < шуңга, шуннан, шунда, к. ш. ук шундый < шундай, шунча. Шулай итеп шул ~ шал вариантлары нигезендә ул ~ ан тәңгәллеге ята. Гомумән, шул сүзенең тәшкилләнешендә өч тамыр сүз – у < о, уш < ош һәм ул < ол катнашкан (к. Щербак 1987: 127–130). Радлов I: 1147–1152; Радлов III: 1102; Будагов I: 137; чув. сав «шул» тур. Федотов II: 78–79 (чув. сүзен төрки нигезләрдән аерырга тели шикелле, хәлбуки чув. çав сүзе уша у сүзеннән дип тә карарга мөмкин).

Дерив.: шулай (< шу-лай яисә шул-лай ~ шун-лай), шунлыкшунлыктан һ.б. К. Шуңа, Шушы.



Предыдущая статья            Следующая статья