Тэтимол 2015

ШӨШЛЕ[шөшлө], чөшле «коточик, кочедык (инструмент для плетения лаптей)» ~ чув. шĕшле id. < мар. (Упымарий: 195–196) сүзлö, шүжлö, сүслö, (Саваткова: 208) шужыль > удм. (Насибуллин: 404) с′үзлĕ id. Безнеңчә, мар. шуж «тишекчә, колакча» сүзеннән. Федотов II: 458 (шеш < шиш сүзе белән бутый).

Идиома: шөшле (балык) ~ чув. шĕшлĕ пулă «чуртан» ~ удм. с′үз′лькай «чурагай». Чөшле < мар. с′үзлö сүзенең «penis» мәгъ. дә бар.



Предыдущая статья            Следующая статья