Тэтимол 2015

ШӨКӘТ: к. диал. (ТТДС I: 523) шөкәтсез «безобразный; неприличного вида; нескладный» ~ башк. (БРҺ 1996: 771) шөкәтһеҙ id. ~ себ. (Тумашева 1992: 252) шүләкәтсес «ялкау; сәләтсез». Чаг. каз. сöкет, сöлекет «оят», кырг. сöлöкöт «фигура, сын». Ачык түгел. Гар. сäлүкäт «төзеклек» сүзеннәнме?



Предыдущая статья            Следующая статья