Тэтимол 2015

ШОҢКАР «кречет, ловчий сокол» < гом. кыпч., к. кырг., уйг., үзб. һ.б. шуңқар, шумқар, кырг. диал. сумғур, каз., к.-калп. суңқар, СС, төр. songur, бор. төрки (ДТС: 508, 525) sonqur, šunqar ~ яз. монг. šingxur, šingxor, хәз. монг. сонгуур ~ маньч. (ССТМЯ II: 477) шоңкоро «шоңкар, ак лачын», онкон часха (часха «кош») «лачын» һ.б. Бу сүзне оңгы-у, шоңгы-у (к.) сүзеннән ясалган дип уйларга мөмкин, ләкин кайбер фонетик вариантлар бу фаразга хилаф. Ихтимал ки, шоңкар бор. һинди čanukart «бер әкияти кош» сүзеннән киләдер. Өзён (Özön) сүзлегендә госм. шүнкар «шоңкар» фар. сүзе дип бирелә. Чаг. Соңгыр. Будагов I: 649; Ögel 1993: 355–356; Тимергалин: 561; Сафина 2006: 28–29.



Предыдущая статья            Следующая статья