ШОМЫРТ[шŏмŏрт], себ. (Тумашева 1992: 82, 86) йумрут, йомырт «черёмуха» ~ алт. йымырт, йымырыт, дьымырт, йурбут, хак. нымырт, ныбырт, мумурт, төр. диал. йумурт «шомырт, миләш». Тат. сүзе чув. çăмăрт, çĕмĕрт < болг. *җŏмŏрт сүзеннән килә; каз. шомырт, үзб. шумурт «шомырт; тикән, күгән» татарчадан булса кирәк, к. ш. ук себ. чумурт «кыргый чия» (Старчевский). Тат. телендә шомырт – муел агачының җимешен белдерә. Гомумән, бу сүзнең чыгышы бик үк ачык түгел, тик йомырка < йомырткы (к.) белән чагыштырып була. Левитская 1963; Егоров 1964: 211; ЭСТЯ IV: 283–284; Федотов II: 109. |