Тэтимол 2015

ШОБАГА, шыбага «жребий; участок (земли, покоса, доставшаяся по жребию); площадь земли, состоящая из восьми единиц надела» (к. Г. Ибраһимов, т. III: 530) > удм. шыбага, шымана, мар. шывага id. ~ үзб. (ЎХШЛ: 316), уйг. һ.б. шыбага (> нуг., каз., к.-калп. сыбага) «өлеш, тантаналы табында һәр кунакның дәрәҗәсенә күрә бирелгән ит өлеше» (бу хакта к. Пай, Сөбә ) ~ монг. шавга, як. sibaγa id., калм. šаwхо «юрау, шобага салу өчен махсус кубик» ← монг. шо < кыт. шō «юрау һәм төрле уеннар, ш. ук шобага салу өчен кубик» сүзеннән, к. ССТМЯ II: 388 (эвенк. чиб-, чииб- «шобага ташлау» матдәсендә). Тат. (ТТДС I: 518) шыбага «җылым калкавычы» сүзендә беренчел мәгъ. саклана булса кирәк.

Чув. шăпа, мар. (Упымарий: 281, Саваткова: 214) шы˘ва, шĕвä «шобага» варианты халык этимологиясенчә шобага сүзен шоба-га дип аңлаудан килеп чыккан булса кирәк (ягъни бу вариантлар татарчадан алынган). Räsänen 1969: 445; Федотов II: 446–447 (һәр икесенең материалы ярлы).

Дерив.: шобагалы, шобагасыз; шобагалык; шобагала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья