Тэтимол 2015

ШИШАРА, (Хайрутдинова 1993: 43) шишарат, (ТТДС I: 488) чишәрә «булка, батон с поперечными углублениями или с сужениями; колобок (с радиальными углублениями с одной стороны) и т.п.; мучные изделия (разные в разных местах)» ~ башк. (БТДҺ: 394, 402) шишара, шәшәрә id. > мар. (Исанбаев 1978: 35) шишара «шишара, өйдә пешерелгән келиндер; ай нуры; радиаль сызыклар» < фар. шэш шäрäх, шэш шäрхä «шишара; алты тигез кисәк, алты телем»: шэш «алты» + гар. шäрхат, шäрха, шäрūхä «телем, телемнәр; телемләү; бүлемтек һ.б.ш.» ← шрх «өлешләргә бүлү, бүлемтекләү», к. Шәрех.

Фар. телендә се шäррах «өч бүлем» сүзе дә бар. Камыр ашамлыкларын алтыга бүлемтекләү гаиләдә алты җан башы (дәвәни, дәвәти; әни, әти; ике бала) булырга тиеш дип караудан булса кирәк (к. Г. Тукайның «Безнең гаилә» шигырен). Чаг. ш. ук Шешбәрә.



Предыдущая статья            Следующая статья