Тэтимол 2015

ШИХАН (ТТДС I: 516; БҺҺ II: 302) «одинокая гора (в степи)» < рус. шихан id., ш. ук «биек көрт, боз өеме; чагыл» (к. Фасмер IV: 444, чыгышы ачык түгел ди), безнеңчә, тат., каз. шыйған id. сүзеннән, к. Чуан . Ләкин шул ук сүзнең бур., монг. варианты шиихан «чуан, очлы тау» сүзе рус вариантына якынрак яңгырашта. К. ш. ук себ. (ЗДС: 718) цыйган «сызлавык», каз. (ҚТДС: 403) шыған «көтүнең авангарды». Фар. шäх̣, шäх̣āн «текә тау».

Тат. диал., башк. диал. (ТТДС I: 518; БҺҺ III: 21) шыған «озын, төз агач; озын, төз буйлы (кеше)» сүзенең шихан һ.б. сүзенә катнашы ачык түгел. Аникин: 703 (безнең кебек үк шихан «очлы тау < очлы шеш» дип фикер йөрткән А.К. Матвеевка каршы чыга).



Предыдущая статья            Следующая статья