Тэтимол 2015

ШИМБӘ, диал., башк. шәмбе, шәмбә, (Тумашева 1992: 250) шәмпе «суббота» ~ төркм. шенбе, госм. шäмбä, уйг. диал. шамби, кырг. шемби > каз. семби, сембi һ.б. id. < фар. шäнбä, иске фар. шанбат (> чув. шăмат, мар. шумат, удм. шумот) < бор. яһ. šabbat, šabbata (>> рус. суббота) – ахыр чиктә аккад телендәге Шаммаш «кояш тәңресе» сүзенә кайтып калса кирәк. Җидекөнлек атна системасы белән бу сүз рефлекслары бөтен дөньяга таралган. К. ш. ук Шабаш . Фасмер III: 792; Федотов II: 442–443; Kluge: 778, 784.

Дерив.: шимбәлек (рус. субботник сүзеннән калька); шимбәсез «шимбә җитмичә».



Предыдущая статья            Следующая статья