Тэтимол 2015

ШЕШБӘРӘ, шешбүрә, шöшбöрэ (Будагов I: 675, транскрипциясе бәхәсле), диал. (ДС II: 231; ТТДС I: 514; Хайрутдинова 1933: 109–110) шешмәрә, шөшпүрә, себ. (Тумашева 1992: 241, 251) цөцбәрә, цөцбүрә, цөцмәрә, шөшпәрә, шөшбүрә «творожный вареник; пельмень» ~ башк. (БТДҺ: 287, 396) сүспәрә, шүшмәрә, кырг. чүчбара, чүчпара, үзб. чүчвәрә, чүчвара, уйг. чöчүрә, чöчwәрә, ком. дюшбере, аз. дүшбәрә һ.б. Кырг. вариантларына караганда – кушма сүз. Сүзне төрлечә аңлатырга була, әмма бертөрле хәлиткеч материал юк. Чаг. бәрәк ~ бөйрәк ~ бүрәк «бәлеш».

Л. Будагов сүзләренә караганда, Казан шәһәре шүшбүрәләр белән мәшһүр булган.



Предыдущая статья            Следующая статья