Тэтимол 2015

ШЕШӘК «двухлетний; на втором году (об овце)» ~ башк. (БТДҺ: 393) шешәк «икенче яшьтәге сарык, кәҗә; икенче яшьтәге каз» < кырг., төркм., төр. (һ.б. угыз) шишәк < уйг. диал. чишәк < бор. төрки (ДТС: 563) tišäk «шешәк, тешәгән сарык, куй» ← tiš (> уйг. чиш) «теш» сүзеннән, к. ш. ук башк. (эт шешәгәндә картаер, дигәндә, к. БТДҺ: 393) шешә-ү «тешәү». Шулай итеп, шешәк һәм тешәк – икесе бер үк сүзнең төрлечә фонетик үсешләре; кыпч. телләрендә беренче ш- югала, к. кырг. диал. ишшек > каз., к.-калп. исек «шешәк».

Шешәк < шишек яңгырашы кыпч. телләрендә таралмаган, ул мөгаен уйг. теленнән килә (т- > ч- > ш- уйг. теленә хас). Башк. шешә-ү сүзе дә, әлбәттә, башк. теленең үзендә килеп чыкмаган.

Шишäк «шешәк» сүзе күп телләргә (фар., Кавказ, Балкан) алынган.



Предыдущая статья            Следующая статья