Тэтимол 2015

ШЕКӘ, шөкә (шекә пәрие Н. Исәнбәт һ.б. авторларда) «гном» ~ мар. чыки «кәрлә», шига «шүрәле», чув. чике [чигэ] «терсәк; ярты аршынлык озынлык», шуннан чике сухал «терсәк буйлыгы мифик зат» («үзе бер карыш, сакалы йөз карыш») М.Р. Федотов (II: 48) буенча, чув. теленнән таралган сүз. Аналогиясе – удм. кид-мурт «ярты аршын буйлыгы кеше»: кид «кул, терсәк», мурт «кеше».

Казан артында Шекә дигән авыл да бар, ләкин шекә сүзе аннан таралмаган, чөнки бу сүз Тау ягында ешрак очрый. Шекә тур. сөйләкләрдә ул – абзар яисә ташланган өй иясе; кайчакта урманда яши, утын әзерләүчеләрнең балтасын урлый һәм җырлагач, биегәч, әкият сөйләгәч кенә бирә. Аны куар өчен дога укысаң, ул догаларны кирегә укый, әмма догада кирегә укып булмый торган сүз булса, шуңа төртелеп, аның кодрәте бетә һәм ул юкка чыга. Аның урынында көл генә кала, ди.



Предыдущая статья            Следующая статья