Тэтимол 2015

ШӘҺӘР «город», иск. «область» < уйг. шәһәр < фар. шäһр id. < авест. хšaδra < бор. ир. хšatra «(яулап алынган) биләмә, өлкә» ← хši-, хšy- «биләү, идарә итү» (һинд-ир. тамыр сүзе); шуннан ук һинд. кшатри «сугышчылар кастасы» һәм сатрап (< бор. фар. хšatrabän «өлкә башлыгы, өлкә караучы») сүзләре дә килә.

Чув. шехер «губерна», шекер «губернаның башкаласы» болг. теленнән килсә кирәк: бу сүзләрдә сүзнең борынгырак мәгъ. саклана. Күпчелек төрки телләрдә шәһәр сүзе актив кулланылмый. Platts: 738.

Дерив.: шәһәрле, шәһәрсез; шәһәрлек.



Предыдущая статья            Следующая статья