Тэтимол 2015

ШӘҮЛЕГӘН[шәwлĕгән], шүлегән «иволга; оляпка», диал. (Ахатов 1977: 57) шүлгән «коршун, вид коршуна» – асылда тат. диал., башк. шүлгән «су асты патшасы» (к. Шүлгән ) белән бердәй: шәүлегән суга чумып, су астыннан җим табып көн итә һәм аның бу сәер, гаҗәеп кыланышы барлык халыкларда бу кош тур. төрле мифологемалар барлыкка килүгә сәбәп булган. Татар-башкортларда, димәк, гүяки су асты патшасы кошчыкка әверелеп судан чыга һәм югары күтәрелә; шәүлегәннең җәйге яңгыр алдыннан сайравы аның яшен тәңресе белән багланышы турындагы легендаларга нигез булган (мордва фольклорына хас мотив). Шәүлегән – су асты патшасының килене (к. Paasonen 1949: 371–379), рус. фольклорында (к. Симонов И. Охотники за сказками. Ярославль, 1970: 187–196) шулигун – суга төшеп үлгән бер Иля дигән кызның инкарнациясе, Тува әкиятләрендә (Тыва тоолдар, V. Кызыл, 1960: 94–120) Шулуун ~ Шүлүгүн ~ Шүлгән Курбустанның (Һормуздның) ана үрдәккә әверелеп йөри торган сеңлесе һ.б.

Шәүлегән сүзе, гомумән, шул кош мәгъ. тат. телендә генә очрый бугай. Бу сүз тур. Г. Рәхимнең (к. Мәгариф, № 9–10, 1923: 35–36) «Төркичә бер сүз төбе турысында төпченү» дигән мәкаләсе бар, анда шәүлегән сүзе төр. үшәү «текә яр» белән баглы дип расланыла. Безнеңчә, бу аңлатма бик ясалма.



Предыдущая статья            Следующая статья