Тэтимол 2015

ШӘРӘМӘТ (БТДҺ: 401) «жалкое подобие чего-либо (названного)» ~ чув. шеремет, мар. шеремет «мескенкәй, бахыр; кызганыч ки (кереш сүз)» < фар. шäрмäнд, шäрмäндä «оятка калган, оятлы; кыюсыз; мескен».

М.Р. Федотов (II: 454) чув., мар. сүзләрен төр. şeremet «кызу холыклы, елгыр» < фар. шūр мäрд «батыр арыслан», күч. «шәп йөрешле менге ат» сүзе белән чагыштыра, ләкин бу – бүтән сүз.

Шәрәмәт ~ шеремет ниндидер мәҗүси рух мәгъ. кулланылган. Бу сүздән (кайсыдыр мәгънәсеннән) бор. тат. исеме пәйда булып, шул кеше исеменнән рус боярлары фамилиясе – Шереметьевлар килә, к. Фасмер II: 429.



Предыдущая статья            Следующая статья