Тэтимол 2015

ШӘРӘ I, диал. (БҺҺ II: 308; ТТДС I: 522) шәре, шәр «голый; голое место на теле животного» ~ чув. çара, (Сергеев 1971: 111) чара «ялангач; үсемлексез (мәс., кашлак); тоташ»; çара- «ялангачлану; шәрәю» (çарал- «ябага кою; йонсызлану, шәрә калу», çарат- «ялангачлау; урман төпләү», к. Ашмарин IX: 58–63), мар. чара, цäрä «шәрә; (Paasonen 1948: 156) корсакта, бот арасында йонсыз төш» (мәс., этләрдә һ.б. була), цäр «бот арасы; бил» – нәкъ шушы мәгънә беренчел булса кирәк, к. чув. итем çари ~ мар. идым чара «ындыр табагы», димәк шәрә < чара «тире табак» (к. Чара II ) белән бердәй; к. ш. ук удм. (Насибуллин: 144) чап-чара «шәп-шәрә», каз. сара < шара «якты; ачык, тигез (юл тур.)». Морфологик җәһәттән шәр < *чар беренчел булырга мөмкин; фонетик җәһәттән чара > чәрә > шәрә закончалыклы (бигрәк тә тат. теле өчен). Тик ошбу тарихи сүзнең чув. телендә киңрәк кулланылуы күзгә ташлана. Федотов II: 86–87 (урынсыз параллельләр китерә).

Дерив.: шәрелек; шәрәлә-ү, шәрәлән-ү, шәрәй-ү; идиома: шәрә батыр «мәгънәсез рәвештә батыр». Чаг. Шәре.



Предыдущая статья            Следующая статья