Тэтимол 2015

ШӘРАБ, шәрап (шәрабы ~ шәрабе) «вино» ~ башк. һ.б. кыпч. шарап < гар. шäрāб id. (шуннан ук – Европа телләре аша – сироп «татлы су», к. Kluge: 850) ← шрб «эчү» (бу тамырны тикшеренүчеләр тәкълиди характерда дип карыйлар). Шуннан ук к. Ширбәт . Будагов I: 665.

Дерив.: шәрабханә, шәрабче ; иске тат. шәраб-шөреб парлы сүзенең икенче компоненты да әлеге тамырдан, шүрӯб «эчемлек эчү» дигән сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья