Тэтимол 2015

ШӘҢГӘ, диал. шәңге, (ДС I: 232) шәңкә, (Хайрутдинова 1993: 39; ЗДС: 783–784) шәңки «ватрушка; пельмени, шаньги» > мар. (Исанбаев 1978: 35) шäнгä id. ~ башк. (БТДҺ: 390, 401) шаңға, шәңгә, шәңкә «шәңгә, эремчек пәрәмәче», удм. (Насибуллин: 147), коми., рус. шаньга, шаньги – пәрәмәч төрләре (тәфсилле аңлатмасын к. Аникин: 689–690), бур. шаанги «көләчә», як. һааңки ~ шаңки «шәңгә» һ.б. А.Е. Аникин буенча, рус теленнән таралган (бу телдә инг. чыганакларында XVII г. башларында теркәлгән) һәм карел. šanki «пешерелмә» сүзеннән килә, имеш. Ләкин башк. (БТДҺ: 401) шәңгә, шәңге «дүңгәләк, келиндер», үсемлек атамаларында – «яссы чәчәк яисә җимешлек (көнбагыш табагы шикеллесе)». К. ш. ук калм. шаңгы «уҗау, тәгәч» < фар. шäңгūр id., ш. ук «сөзгеч» (шäн «киндер сүсе, пәҗе», -гūр «алгыч»). Шулай итеп, безнеңчә, мәзкүр сүз, бик күп бүтән ашамлык атамалары шикелле, фар. теленнән таралган һәм бу фараз тарихи мәгълүматларга бап килә. Шәңге (шәңге бөккәне) – кайнатып пешерелә һәм кайнар судан сөзгеч белән алына торган бөккән һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья