Тэтимол 2015

ШӘМЧЫРАК, диал. (ТТДС I: 522) шәм-шыра «светец, лучинка; свеча с торшером» ~ башк. (БҺҺ II: 307) шәмсира id. < шәм-чырағ. К. Шәм һәм Чыраг. Тимергалин: 555.

Шәмчырак, шәмчыракай дип яшьләрнең уенлы кич утыруын да атаганнар; бер чая кыз (хуҗабикә) «шәмчырак, шәмчырак, янмаганың яхшырак» дип утны сүндергән һәм шунда – караңгыда ишүле тастымал белән селтәнеп утырмачыларны дөмбәсли башлаган һәм егетләр, янәсе кызларны саклап, аларны кочакка алганнар – тастымал төене егетләрне кыйнаган. Кызлар артык кычкырына башласалар, кабаттан ут алганнар.

Шәмчырак белән беррәттән әкияттәге шәбчырак ~ төр. şebçirağ «яктырткыч таш» сүзе дә (ш. ук фарсычадан) билгеле, ул ташны кайбер җәнлекләр, бөҗәкләр күтәреп йөри, имеш.



Предыдущая статья            Следующая статья