Тэтимол 2015

ШӘМӘХӘ, диал. (ТТДС I: 512; Н. Исәнбәт) шамақы, шамақый «фиолетовый» – асылда шәмәхә төсендә характерлы бизәкләре булган тукыма атамасы: ул фар. шäмāхäи дип атала һәм «Шамахыныкы, Азәрбайҗандагы Шамахы шәһәрендә эшләнгән» дигән мәгънәдәге сүз (ул шәһәрдәге ефәкчелек тур. к. Э.А. Керимов. Из истории этнографического изучения Азербайджана в русской науке // Этнографический сборник. Баку, 1964: 199); шемаханские шелка «Шәмәхә ефәге» рус илендә дә атаклы булган, к. Фасмер IV: 427. «Ефәк > шәмәхә» мәгъ. күчешенә параллель: иске төрки (< фар.) ипäкин «ефәк; шәмәхә» (к. Мелиоранский: 76). Шәмәхә шәһәре исеменнән Шамакай (к.) сүзе дә килә. Рус әкиятләрендә шемаханская царица «тылсымлы гүзәл».



Предыдущая статья            Следующая статья